Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Кайбыч районнары территориясендә урман хуҗалыгы эшләрен алып бара. 1954 елда механикалаштырылган урман хуҗалыгы буларак оештырыла. 2007 ел башына Идел буе урман хуҗалыгының гомуми мәйданы 27608 га. Урман хуҗалыгы составына 5 урманчылык керә: Зөя (7409 га), Ключище (5422 га), Чулпан (5349 га), Шылангы (5426 га), Тәмте (4002 га). Урман хуҗалыгы дирекциясе Югары Ослан районының Фурцево авылында. Эшләүчеләр саны – 58 кеше.

Урманның 80% ка якыны саклаучы урманнар категориясенә керә, шул исәптән аеруча саклаулы табигать территорияләре (370 га), яшел зоналар, урман парклары (9400 га), су объектлары ярлары буенда тыюлык урман полосалары (4330 га) һ.б. Файдаланыла торган урманнар – 5814 га. Урман белән капланган мәйдан – 26269 га, шул исәптән ылыслы токымнар – 10%, каты яфраклылар – 55%, йомшак яфраклылар 35% ны, тәшкил итә. Урман барлыкка китерүче төп токымнар: имән (53,4%), юкә (14%), усак (12,4%), нарат (6,6%), каен (6%), шулай ук чыршы (культурада), өрәңге, карама, агачсыман тал һ.б. Урманнарның яшь буенча структурасы: яшь урманнар (16%), урта яшьтәгеләр (36%), өлгереп килүчеләре (16%), өлгергәннәре һәм картайганнары (32%). Урман культуралары 5662 га мәйдан алып тора. Агачның гомуми запасы 4163,4 мең м3 тәшкил итә; ылыслылар – 422,2 мең м3, каты яфраклылар – 2123 мең м3, йомшак яфраклылар өлешенә 1613,5 мең м3 туры килә. Агачның уртача гомуми еллык үсеше – 80,8 мең м3. Урманны карау максатыннан 600 га мәйданда кисү эшләре башкарыла, шулай 15 мең м3 агач әзерләнә. 2007 елда урман торгызу эшләре 55 га мәйданда алып барыла. 40 га мәйданда саклаучы утыртмалар (урманнар), юл буе һәм кыр ышыклау полосалары булдырыла. Урман хуҗалыгы питомникларында агач һәм куак токымнарының 1 млн га кадәр чәчкене һәм үсентеләре үстерелә. Идел буе урман хуҗалыгы территориясендә Лабыш таулары табигать тыюлыгы, «КДУ зоостанциясе», Тау наратлыгы табигать истәлекләре билгеләнгән.

Урман хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен К.Н.Скотников, А.И.Зайцев ТРның атказанган урманчысы исеменә лаек булалар. 2007 ел ахырында шул ук исемдәге урманчылык дип үзгәртелә.

Автор — Д.И.Зарипов

Идел буе урман хуҗалыгы. Төзекләндерелгән урман чишмәсе