Вятка елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 31,3 км, бассейнының мәйданы 115,6 км2. Мамадыш районы территориясеннән ага. Елга башы – Комазан Башы авылыннан 4 км көньяк-көнбатыштарак, Яңа Комазан авылыннан 3 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан элеккеге Арпач елгасына коя. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 54 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 50%.

Комазанның 10,2 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,49 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 116 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,098 м3/с.

Суы язын йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Комазан бассейнында суның гомуми күләме 0,9 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.