Биографиясе

1942 елның 15 сентябрендә Сталинград өлкәсенең Ленин районы Маляевка авылында туган.

СССР Эчке эшләр министрлыгының Саратов юридик институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли. 1998–2007 елларда Идел буе төбәк юридик институты (Саратов шәһәре) директоры. Бер үк вакытта, 1998 елдан, Саратов хокук академиясе җинаять эшләре һәм җинаять-башкару хокукы кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре җинаять эшләре хокукына, җинаятькә нисбәтлелек, җинаятьчелеккә каршы көрәш мәсьәләләренә карый. Җинаять эшләре хокукы, гражданлык хокукы, процессуаль хокук, криминология, криминалистика, дәүләт һәм хокук теориясе буенча уку ярдәмлекләре авторы.

Хезмәтләре

Уголовно-правовые проблемы прикосновенности к преступлению. Саратов, 1981.

Задачи уголовного права РФ и их реализация. Саратов, 1993.

Уголовно-правовые отношения и реализация ими задач уголовного права. Саратов, 1995.