Башта ул татар керәшен секциясе органы була, соңрак ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты агитация-пропаганда бүлеге органына әверелә.

«Кызыл әләм» газетасының дәвамчысы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1922 елның 30 сентябреннән 1929 елның 30 декабренә кадәр Казанда татар телендә кириллицада барысы 250 саны нәшер ителә.

1924 елның 16 гыйнварыннан 1925 елның 31 гыйнварына кадәр газета чыгудан туктатылып тора, 1924 елның февраль-апрелендә аның урынына шул ук исем белән 3 санда журнал чыга.

Төрле елларда мөхәррирләре — Г.Мельников, А.Порфирьев, А.Григорьев, Г.Белаев.

Әдәбият

Нуруллина Р.М. Становление партийно-советской печати на татарском языке (1917–1925 гг.). Казань, 1978; 

Глухов М.С. Tatarica. Энциклопедия. Казань, 1997;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров