Җир шарындагы урман капламының төп компоненты. Яфраклы урманнар составындагы урман барлыкка китерүче токымнарның саны ылыслы урманнарны барлыкка китерүчеләр саныннан берничә тапкыр күбрәк. Аларны киң яфраклы (каты яфраклылар) һәм вак яфраклы (йомшак яфраклылар) урманнарга аералар. Киң яфраклы урманнар яфраклары шактый киң, тыгыз һәм үзагачы каты (имән, юкә, бүк агачы, корычагач, өрәңге һәм башкалар), вак яфраклылар – яфраклары вак һәм үзагачы җиңел (каен, усак, тополь, зирек һәм башкалар) булган агачлардан тора. Киң яфраклы урманнар беренче үсү стадияләрендә әкрен үсүләре, кагыйдә буларак, авыр яңартылучы һәм озын гомерле агачлар белән аерылып тора. Вак яфраклы урманнар, киресенчә, ачык урыннарда яңадан җиңел үсеп чыгалар, беренче еллардан ук тиз үсәләр, әмма озак яшәмиләр, аннары аларның урынын киң яфраклы яки ылыслы урманнар ала.

Татарстанда киң яфраклы урманнар Көнбатыш Кама алдының көньяк өлешендә, Идел алдында һәм Кама аръягында таралганнар. Имән, юкә, очлы яфраклы өрәңге, карама һәм элмә агачлары белән формалаша. Куаклыкта чикләвек куагы, сөялле кабар агачы, гади зелпе, мурт эт шомырты, Кама аръягында дала чиясе, күгән өстенлек итә. Туфрак өслегенең тере капламы урман флорасыннан: гади сәрдә, күпьеллык зибык уты, Европа тайтоягы, язгы кырлы борчак һәм башкалар, шулай ук эфемероидлар: Галлер сәрдәнәсе, казаяксыман җилдәк, каз юасы һәм башка үсемлекләрдән тора.

Киң яфраклы урманнар – геоботаника термины. Урман хуҗалыгында яфраклы урманнарны каты яфраклыларга һәм йомшак яфраклыларга бүлү кабул ителгән. Киң яфраклы урманнарның төп доминанты булган вак яфраклы юкәне йомшак яфраклылар төркеменә кертәләр.

Киң яфраклы токымнар арасында аеруча сабакчалы имәннең әһәмияте зур. ХХ йөздә Урта Идел буе һәм Татарстан имәнлекләре 2 тапкыр: 1939-41 еллардагы кышкы каты суыклардан һәм 1978-79 еллардагы экстремаль түбән температуралы кыштан соң, күпләп коруга дучар була, бу вакытта имәннәрнең коруы экологик катастрофа сыйфатын ала. Берничә ел дәвамында тамырыннан корыган имәннәрнең күләме 10 млн м3 га җитә, өлгергән, өлгереп килүче һәм уртача яшьтәге имәнлекләр тулысы белән корып бетәләр. Салкын тигән имәннәрнең коруы дәвам итә. Исән калган имәннәрдә салкын тию нәтиҗәсендә үзагачын көпшәкләндерүче боҗралар барлыкка килә, бу агачның техник сыйфатын төшерә. Салкыннардан шулай ук өрәңге, элмә, чикләвек куагы корый, өлешчә юкәгә зыян килә.

1998 елга каты яфраклы урманнарның мәйданы 1944 ел белән чагыштырганда 313,8 мең га дан 182 мең га га кадәр (42% ка) кими. 2015 ел башына каты яфраклы урманнар мәйданы 193 мең га тәшкил итә.

Вак яфраклы урманнар күпчелек очракта икенчел урманнар булып тора, алар тоташ кисү, янгын, күпләп җил аудару, бөҗәкләрдән зыян күрү һәм башка нәтиҗәсендә юкка чыккан ылыслы һәм киң яфраклы урманнар урынында барлыкка киләләр. Алар өчен ачык мәйданнарда барлык уңайлы шартлар бар; еш һәм күпләп җимеш бирүе, җиңел булуы сәбәпле орлыкларның ерак араларга тарала алуы аларга урмансыз ачык урыннарны яулап алуны җиңеләйтә (ачык мәйданнарны беренчеләрдән булып яулап алулары өчен каен һәм усакны пионерлар дип йөртәләр).

ТРнда вак яфраклы урманнар якты, үлән капламының төрле һәм бай булуы белән характерлана. Алар урман белән капланган мәйданның 445 мең га, яки 40,5% ын билиләр, шуның 238 мең га ы (21% тан артыгы) усакка туры килә. Вак яфраклы агачлар белән беррәттән йомшак яфраклы урманнарга юкәлекләрне дә кертәләр. Алар белән бергә йомшак яфраклы урманнарның мәйданы 646,4 мең га, яки урман белән капланган мәйданның 57,5% ын тәшкил итә.