Алабуга өязе земство идарәсе, соңрак Алабуга өязе Халык хуҗалыгы комиссариаты органы.

Чыгу урыны һәмм вакыты

1918 елның февраленнән сентябренә кадәр Алабуга шәһәрендә удмурт телендә нәшер ителә, барлыгы 22 саны чыга.

Оештыручысы һәм беренче мөхәррире удмурт милли хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе К.С.Яковлев.

Аннан соң газетаны большевикларга теләктәшлек иткән П.Д.Горохов һәм И.Г.Векшин җитәкли.

Юнәлеше

Газета, гомумдемократик юнәлештә булса да, эсерларга да тартыла.

Учредительләр җыены эшенә уңай карый, большевиклар советларын сыйнфый килешмәүчәнлекләре өчен тәнкыйтьли. Барлык катлау удмурт халкын берләшергә һәм иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашырга чакыра.

1918 елның июнь аенда газета удмуртларның 1 нче Бөтенроссия съездын әзерләүдә актив катнаша. РСФСРдагы фин-угыр төркеменә кергән халыклар арасында аң-белем тарату өчен көрәшә, медицина һәм авыл хуҗалыгы белемнәрен пропагандалый.

Газетада башлап язучы удмурт язучылары Михаил һәм Максим Прокопьевларның, И.Г.Векшин һәм Л.Г.Векшина (псевдоним Ашальчи Оки), И.С.Михеев, Н.А.Корнилов, К.П.Чайников (псевдоним Кузебай Герд) һәм башка авторларның пьесалары, шигырьләре, фольклор әсәрләре басыла,

Алабуга өязе Удмурт комиссариаты тарафыннан большевик Т.К.Борисов редакциясендә чыгарылган соңгы санында газета совет хакимиятенең сәяси асылын аңлата, аңа булышлык итәргә чакыра.

Атаман Дутов гаскәре һөҗүме башлану һәм Көнчыгыш фронтта хәлләр катлаулану сәбәпле, газета чыгудан туктый.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Автор – К.Н.Куликов