Эчтәлек

Гомер еллары: XVI йөз уртасы.

Казан яуланыр алдыннан Мәскәү дәүләте вәкилләре белән дипломатик сөйләшүләрдә катнаша.

Казан өчен сугышлар барган вакытта илчелек тоткын ителә, Аднаш шул тоткынлыкта чагында (1553) гарәп теленнән төрки телгә күчерелгән кыйссаларны үз эченә алган «Сираҗ әл-колүб» («Күңелләр нуры») исемле җыентык төзи. Җыентык сорау һәм җавап рәвешендә төзелеп, дөньяның яратылышы, ахыры, җәннәт, тәмуг, пәйгамбәрләр һәм күренекле тарихи шәхесләр, мөселман изгеләре турында мәгълүмат бирүдән гыбарәт.

Җыентыкның XVI йөзгә караган бер кулъязма нөсхәсе Лондонның Британия музеенда саклана. Җыентыкның кулъязма нөсхәләре Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү фәнни китапханәләре фондларында да бар.

Беренче тапкыр 1863 елда Казанда нәшер ителә.

Дини эчтәлектәге «Шәраигъ әл-әхкям» («Шәригать хөкемнәре») җыентыгының да төзүчесе Аднаш дип уйланыла.

Аднашның Мәскәү тоткынлыгындагы соңгы язмышы билгесез.

Әдәбият

Наджип Э.Н. Историко-сравнительный словарь тюркских языков на материале «Хосров и Ширин» Кутба. XIV в., М., 1979. Кн. 1.

Средневековая татарская литература (VIII–XVIII вв.). Казань, 1999.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов