Биографиясе

1924 елның 13 феврале, Харьков шәһәре – 2002 елның 4 гыйнвары, Казан шәһәре.

Томск медицина институтын тәмамлаганнан соң (1944 ел), Бөек Ватан сугышы фронтларында хирург буларак катнаша.

1945 елдан Томск өлкәсе һәм Томск шәһәрендәге медицина оешмаларында эшли.

1958 елдан Казандагы сугыш инвалидлары госпиталендә дәвалау бүлеге мөдире.

1959 елдан ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы баш хирургы.

1991 елдан «Татарстан иминият медицинасы» компаниясе баш эксперты, баш хирургы.

Хезмәтләре кискен эчәк авыруларына диагноз кую һәм аларны хирургик дәвалауга карый.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Случай остановки сердца во время операции с последующей резекцией лёгкого // Казан. мед. журн. 1961. № 3.

О патогенезе и профилактике вторичных кровотечений при экстраплевральном пневмолизе // Казан. мед. журн. 1964. № 1 (автордаш).

Об определении состояния внутристеночного кровотока кишки при лапаротомии // Тр. Казан. ГИДУВа. 1969. Т. 26.

Определение жизнеспособности кишечных петель при лапаротомии // Казан. мед. журн. 1970. № 4.