Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук йөкләр ташу тарала.

XX йөз башында 2 мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, икмәк саклау-сату кибете, 3 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1513,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Язикәү волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман районында.

Хәзер – Азалак авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Самолёт» колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Галимов). 1959 елда «Кызыл буразна» (үзәк утары – Юлтимер авылы) һәм «1 Май» (үзәк утары – Азалак авылы) колхозлары белән бергә «1 Май» исеме астында берләштереләләр (үзәк утары – Азалак авылы).

1995 елдан авылда – «Шыгай», 1999–2002 елларда – «Уңыш» күмәк предприятиеләре, 2003–2005 елларда – «Уңыш» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Шыгай» агрофирмасы эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда мәдәният йорты (1982 елда яңа бина төзелә), китапханә (1936 елда уку өе буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты (мәдәният йоты бинасында), «Әхмәтзәки» мәчете (1994 елдан), шулай ук төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

М.Х.Хәйретдинов (1924–1983) – рәссам, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык рәссамы, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры.

Халык саны

1816 елда – 151 ир-ат;
1834 елда – 422,
1870 елда – 778,
1897 елда – 1072,
1906 елда – 1139,
1920 елда – 1220,
1926 елда – 1015,
1938 елда – 949,
1949 елда – 594,
1958 елда – 430,
1970 елда – 304,
1979 елда – 316,
1989 елда – 179,
2002 елда – 207,
2010 елда – 215,
2021 елда – 156 кеше (татарлар).