Тарихы

XVII йөздә татар авылы буларак нигез салына. Беренче исеме – Кубанчур (Кубангур), XIX йөздә руслар килеп урнаша.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балыкчылык тарала.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1884 елда ачыла), 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 830,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Лыябаш-Келәүш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Чарлы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Революция” колхозы оештырыла, 1956 елдан – “Новая жизнь” колхозы (Чарлы авылы) (1992 елдан – “Новая жизнь” арендаторлар берлеге, 2000 елдан – “Вятка” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003 елдан – “Вятка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм “Новая жизнь” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), 2014 елдан – “Сөт иле” – “Лесной” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы, 2017 елдан “Новая жизнь” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы терлекчелек белән шөгыльләнә.

Чишмә бар.

Халык саны

1782 елда – 17 ир-ат;
1859 елда – 385,
1897 елда – 694,
1908 елда – 650,
1920 елда – 637,
1926 елда – 548,
1949 елда – 320,
1970 елда – 173,
1979 елда – 96,
1989 елда – 64,
2002 елда – 43,
2010 елда – 21,
2017 елда – 14 кеше (руслар).