Биографиясе

1950 елның 4 мартында Киров өлкәсенең Санчурск поселогында туган.

1972 елда Мари педагогика институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли. 2008 елдан Мари университетының физика кафедрасы профессоры.

Хезмәтләре сыек фазадагы молекуляр система компонентларының трансляция хәрәкәте динамикасын тикшерүгә карый.

В.А.Севрюгин беренче булып магнит кыры импульсы градиентлы ТМР алымнары ярдәмендә сахаридларның судагы эремәләрендә һәм электролит эремәләрендә протон алмашу күренешен ача (бергәләп), лабиль халәтләрдәге протоннарның яшәү вакыты бүленеше функциясен таба. Сыегайтылган эремәләрдә компонентларның үздиффузия коэффициентларының концентрациягә бәйлелеген аңлатуның бердәм фәнни юлын күрсәтә. Дәүләт бүләге катлаулы молекуляр системаларның структурасын һәм динамикасын тикшерүдә градиентлы ТМР алымнарын үстерүгә караган хезмәтләре өчен бирелә.

Хезмәтләре

Обменные процессы в водных растворах сахаридов // Журн. физ. химии. 1998. Т. 72, № 5 (автордаш).

Трансляционная подвижность молекул воды и ионов Li+, F-, Al3+ в водных растворах LiCl, KF и Al(NO3)3 // Журн. физ. химии. 1999. Т. 73, № 3 (автордаш).

Concentration dependences of solvent Self-Diffusion Coefficients in Solutions and heterogeneous Systems // Applied Magnetic Resonance. 2005. V.29, № 3 (автордаш).