Биографиясе

1916 елның 31 марты, Курган өлкәсенең хәзерге Әлмән районы Әскар авылы – 1956 елның 17 августы, шул ук районның Юламан авылы), Туган авылында колхозда эшли.

1943 елның сентябреннән Кызыл Армиядә һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында, 439 нчы сапёрлар батальоны сапёры (52 нче армиянең 373 нче укчы дивизиясе), 53 нче мотоукчылар бригадасы автоматчысы (5 нче гвардия танк армиясенең 29 нчы танк корпусы).

2 нче Украина, 2 нче һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Украина, Молдавия, Польшаны азат итү сугышларында, Яссы-Кишинёв (1944 ел) һәм Көнчыгыш Пруссия (1945 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

Яссы шәһәреннән (Румыния) төньяктарак булган бәрелешләрдә 1944 елның 17 маенда (разведка төркеме составында дошманның алгы сызыгында инженерлык разведкасы ясый, траншеяга бәреп кереп пулемёт ноктасын юк итә һәм, дошманны әсир итеп, «тел» алып кайта); шул ук елның 25 маенда (дошман уты астында разведка төркеме белән миналы кырларда үтү юллары ясый, ут ачып, басып алу төркеменә ярдәм итә); Польша территориясендә 1945 елның 18 гыйнварыннан 4 февраленә кадәр барган сугышларда батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң Коркино шәһәренең (Чиләбе өлкәсе) «Коркиноуголь» трестында эшли.

Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биографический словарь. Москва, 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин