- РУС
- ТАТ
Татарстанның Мамадыш районындагы авыл. Мамадыш шәһәреннән 38 км төньяктарак, Юкәче елгасының югары агымы буенда урнашкан
1680 елдан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында авылда мәчет була. Авыл җәмәгатенең имана җире 566,7 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Лыябаш-Келәүш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш районында.
Хәзер Келәүш авыл җирлеге составында.
1931 елда авылда “26 Комиссар” колхозы оештырыла. 1932 елдан – Ямашев исемендәге колхоз, соңрак – “Заря” колхозы, 1973 елдан – “Искра” колхозы, 1978 елдан (башка мәгълүматлар буенча, 1984 елдан) “Вятка” совхозы составына керә.
1997 елдан – “Вятка” күмәк предприятиесе, 2002 елдан – “Вятка” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – “Вятка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2005 елдан – “Нократ” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте “Вятка” бүлеге, 2014 елдан – “Нократ” “Сөт иле” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы “Вятка” бүлеге, 2016 елдан “Нократ” агросәнәгать комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Шәхси пилорама (Келәүш урманчылыгына, 2006 елда Мамадыш урман хуҗалыгына күчерелә) эшли.
Авылда китапханә (Келәүш урманчылыгы клубы бинасына күчерелә), була.
Авылда мәчет (1996 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2003 елдан) эшли. Төзекләндерелгән чишмә бар.
1859 елда – 196,
1897 елда – 405,
1908 елда – 418,
1920 елда – 502,
1926 елда – 445,
1949 елда – 230,
1958 елда – 184,
1970 елда – 191,
1979 елда – 168,
1989 елда – 198,
2002 елда – 217,
2010 елда – 188,
2017 елда – 95 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.