- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Ульяновск өлкәсе чигенә якын, Тәтеш шәһәреннән 42 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1649 елдан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, балта эше һәм йон эрләү тарала.
1880 елда агачтан Богоявление Господня хөрмәтенә корылмасы булган (сакланмаган) ике престоллы Изге Троица чиркәве төзелә.
XX йөз башында авылда земство мәктәбе, берничә йон эрләү предприятиесе эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2107,5 дисәтинә тәшкил итә.
1917 елга кадәр авыл – Сембер губернасының Ундора волостена, 1927–1930 елларда – Урта Идел краеның Телеш волостена, в 1930–1935 елларда – Куйбышев өлкәсенең Ульяновск районына, 1935–1939 елларда Куйбышев өлкәсенең Богдашкино районына керә. 1939 елның 7 мартыннан – ТАССРның Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.
Хәзер – Бессоново авыл җирлеге үзәге.
1930 елда «Ударник» колхозы оештырыла. 1933 елда, «Красная горка» колхозы (үзәк утары – Красная Горка поселогы, хәзер сакланмаган) белән берләштерелгәннән соң – Ворошилов исемендәге колхоз, 1958 елда, «Пятилетка в 4 года» колхозы (үзәк утары – Югары Тархан авылы) белән берләштерелгәннән соң «Волга» колхозы дип үзгәртелә. 1959 елдан авылда – «Волга» (үзәк утары – Татар Бидәңгесе авылы), 1989 елдан – «Искра» (үзәк утары – Югары Тархан авылы) колхозлары, 1995 елдан – «Искра» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005–2011 елларда «Ракета» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча ярдәмче хуҗалыкларда үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.
Совет хакимиятенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла, соңрак – тулы булмаган урта, 1991 елда – урта, 2011 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә һәм шул ук елда ябыла.
Авылда мәдәният йорты (1999 елдан), китапханә (1959 елдан, 1985 елдан – мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, кәшәнә (2011 елдан), шулай ук төзекләндерелгән чишмә бар. 2022 елда Изге Троица чиркәве төзелеше башлана.
Авыл янында «Тархан имәнлекләре» табигать истәлеге урнашкан; археология истәлеге – «Бессоново пристане» туктаулыгы (Казан яны культурасы) табыла.
С.С.Нилов (1924–1991) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Октябрь Революциясе, ике икенче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.