Биографиясе

1895 елның 28 марты, Ингулец колониясе, Украина – 1974 елның 3 июне, Казан.

Херсон земство фельдшерлык мәктәбен (1916 ел), Саратов университетын (1921 ел) тәмамлый.

1937 елга кадәр Саратов, Томск шәһәрләренең төрле медицина учреждениеләрендә эшли.

1935–1936 елларда Үзәк ГИДУВ (Мәскәү) директоры урынбасары, 1936 елдан директоры.

1937 елдан Казан ГИДУВы директоры.

1939–1940 елларда ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссары.

1940–1941, 1945–1952 елларда Казан ГИДУВының сәламәтлек саклауны оештыру кафедрасы мөдире.

1953–1956 елларда Татарстан медицина учреждениеләрендә.

1956–1958 елларда Чита медицина институтында сәламәтлек саклау курслары мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре аналар һәм балаларны саклауга, яшь балаларның үлем-китем мәсьәләләренә, халыкка дәвалау-профилактика ярдәмен оештыруга карый.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Заразные болезни и как с ними бороться. М., 1925;

Экспериментальные исследования и клинические наблюдения по вопросу о переходе антирахитического фактора от матери к ребёнку. Казань, 1940.