Административ-территориаль буйсынуы

1910 елларда нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан поселок Казан губернасының Чистай өязе Иске Әлмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Тимерлек авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда поселокта «Светлый путь» колхозы оештырыла. 1950 елдан – Куйбышев исемендәге (үзәк утары – Югары Стекольный авылы), 1957 елдан – «Заря» (үзәк утары – Чуаш Тимерлеге авылы), 1959 елдан – «Заря коммунизма» (үзәк утары – Чуаш Тимерлеге авылы) колхозлары, 1969 елдан – «Мамык» совхозы (үзәк утары – Чуаш Тимерлеге авылы), 1994 елдан – «Мамык» крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, 1997 елдан – Нурлат РСУ ярдәмче хуҗалыгы, 2003 елдан – «Тимерлек», 2006 елдан – «Раздолье» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, соңрак «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халык саны

1920 елда – 161,
1926 елда – 157,
1949 елда – 99,
1958 елда – 97,
1970 елда – 61,
1979 елда – 34,
1989 елда – 5,
2002 елда – 2 (руслар),
2010 елда – 1,
2021 елда – даими яшәүчеләр юк.