Биографиясе

1928 елның 26 декабре, Казан шәһәре – 2007 елның 10 гыйнвары, шунда ук.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1950), Йошкар-Олада, Казанда (Юдино) эшли.

1959 елдан Казан медицина институтында, 1977 елдан балалар стоматологиясе кафедрасы мөдире, стоматология факультеты деканы (1981–1984).

Республика хатын-кызлар комитеты рәисе урынбасары (1984–1990).

Хезмәтләре балалар һәм яшүсмерләрдә теш кариесын кисәтүгә, организмның резистентлыгын һәм аллергия реакцияләрен өйрәнүгә карый.

Уйлап табуга патенты бар (стоматологиядә димефосфонны аерым урынны дәвалау өчен куллану).

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены, медаль; Монголиянең Бөек халык хуралы Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Кариес зубов у детей и подростков. Казань, 1984.

Актуальные вопросы стоматологии детского возраста. Казань, 1990.

Әдәбият

Профессор Халима Мухлисовна Сайфуллина // Казан. мед. журн. 1998. № 6.