Биографиясе

1940 елның 8 октябрендә Казанда туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1963), шунда ук эшли, астрономия кафедрасы мөдире (1987–2013), бер үк вакытта физика факультеты деканы (1988–1991), профессор (1988), В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе директоры (1991–2008).

1992–2012 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Физика, энергетика һәм Җир турында фәннәр бүлеге академик секретаре.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре йолдызлар астрофизикасына карый. Н.А.Сәхибуллин йолдыз спектрлары анализына локаль термодинамик тигезләнеш (ЛТТ) фаразына нигезләнмичә якын килә. Н.А.Сәхибуллин алымы фаразларга (аксиомаларга) таянмыйча гына йолдыз атмосфераларын һәм аларның спектрларын тикшерергә, йолдыз спектры сызыкларының көчен анализларга мөмкинлек бирә, физикага күбрәк нигезләнә һәм отышлырак алым булып санала. Н.А.Сәхибуллин традицион күзаллаулар кысаларында аңлату тапмаган астрофизик процессларны аңлата; йолдыз спектрларында яңа астрофизик күренешләрне (кайбер сызыклар эмиссияләре) алдан әйтә. Бу алым башка астрофизик объектларны: аккрецион дискларны, тышкы атмосфералары нурландырып торган куш системаларны өйрәнгәндә кулланыла; Россия Фәннәр акдемиясенең Астрономия институтында (Мәскәү) һәм Украинаның Баш обсерваториясендә (Киев) файдаланыла. Н.А.Сәхибуллин 2000 елда Төркия территориясендәге обсерваториядә урнаштырылган АЗТ-22 (РТТ-150) оптик телескобын төзү һәм файдалануга тапшыру буенча тикшеренүләрнең фәнни җитәкчесе була (1987 елдан). Аның җитәкчелегендә күзәтүләрдән алынган мәгълүматны анализлау һәм фәндә куллану эшләре алып барыла.

Халыкара астрономия берлеге (1985 елдан), Евразия астрономия җәмгыяте (1990 елдан) әгъзасы, Европа астрономия җәмгыяте әгъзасы һәм аңа нигез салучы (1992 елдан).

2009 елда РТТ-150 телескобы һәм Казан университетында төзелгән аппаратлар комплексы ярдәмендә актив галактикалар төшләре, гамма-балкышлар, космик рентген чыганаклары, астероидлар һәм йолдызларның нәзек спектроскопиясе өлкәсендәге тикшеренүләре өчен Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге бирелә. Россия Фәннәр академиясенең академик А.А.Белопольский исемендәге бүләге лауреаты (1996).

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты. Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Эффекты отклонений от ЛТР в атмосферах F-сверхгигантов // Астрофизика. 1985. Т. 22 (автордаш).

Атмосферы, облучаемые рентгеном, и их спектры // Астрон. журн. 1996. Т. 73 (автордаш).

Методы моделирования в астрофизике: В 2 т. Казань, 1997–2003.

Наблюдения оптического послесвечения гамма-всплеска 060526 на телескопе РТТ-150 // Письма в астрон. журн. 2007. Т. 33 (автордаш).