Кече Чирмешән елгасы

Олы Чирмешән елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 188,1 км, бассейнының мәйданы 3190 км2. Идел аръягы түбәнлеге буйлап ага. Елга башы Покровка табигый ызанында, Яңа Чишмә районының Татар Алкины посёлогыннан 4,3 км көньяк-көнчыгыштарак, алга таба Чистай, Аксубай, Алексеев һәм Әлки районнарыннан ага. Түбән агымнары һәм тамагы — Ульянов өлкәсе территориясендә. Елга башының абсолют биеклеге 155 м, тамагыныкы — 56 м. Кече Чирмешән елгасының су җыелу мәйданы кушылдык үзәнлекләре, ерымнар һәм сызалар белән җиңелчә бүлгәләнгән дулкынсыман тигезлектән гыйбарәт. Үсемлекләр дөньясы тугайлы болыннардан һәм катнаш урманнардан тора. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 22%. Үзәне беленер-беленмәс, киңлеге югары агымнарында 0,2–0,4 км, түбән агымында 2–4 км га кадәр. Тугае ике яклы, киңлеге 2–3 км, уйсулыклар һәм ерганаклар белән бүлгәләнгән, сазлыклы, урыны белән таллы; түбәнге агымында борынгы күлләр бар. Елга юлы чагыштырмача бормалы, тармакланмаган, киңлеге 20–30 м га кадәр. Ярлары урыны белән текә, биеклеге 2–6 м. Плёсларда тирәнлеге 6 м га кадәр җитә, сайлыкларда — 20–30 см. Агым тизлеге 0,2–0,4 м/с.

Кече Чирмешәннең 37 кушылдыгы бар, аларның күбесе зур түгел һәм аз сулы, шул исәптән: Изгар (12,4 км), Баганалы (14,7 км), Вәлүл (9 км), Бәрән (17,3 км), Мәүләшә (10,5 км), Ата (23,3 км), Шыя (15,3 км), Юхмачы (15,7 км), Путак (15,4 км) — уң; Чабаксар (20,9 км), Саурыш (20,5 км), Әдәм (20,8 км), Биләр (11,8 км), Мораса (39,6 км), Тумба (9,9 км) — сул. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,29 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–3 л/с·км2.

Елга режимын күзәтү Алексеев районының Абалдуевка авылы янындагы гидрологик постта үткәрелә (1940 елдан). Су биеклегенең уртача еллык тирбәнешләре 6,5 м (макс. — 8 м). Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 82 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу уртача 30–35 көн дәвам итә, гадәттә, март ахыры — апрель башында башлана. Абалдуевка авылы янында макс. су чыгымы 702 м3/с тәшкил итә (1979). Җәйге саегу тотрыклы, яңгыр ташкыннары сирәк күзәтелә. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,86 м3/с, Абалдуевка авылы янында — 0,27 м3/с. Җәен яңгыр озак яумый торса, югары агымнарында елга тулысынча кибеп бетә, урта һәм түбән агымнарында урыны белән плёслы күлләргә бүлгәләнә. Кече Чирмешән, гадәттә, ноябрь уртасында туңа, елгада боз кату уртача 140–145 көн дәвам итә. Кыш ахырында бозның калынлыгы 55 см га җитә.

Суы гидрокарбонат-кальцийлы, язын чагыштырмача каты (3–6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9–12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100–200 мг/л, кышын һәм җәен 500–700 мг/л.

Кече Чирмешән елгасы бассейнында суның гомуми күләме 6,8 млн м3 булган 13 буа исәпләнә. Су ресурслары хуҗалык-көнкүреш һәм авыл хуҗалыгы максатларында файдаланыла. Елга ярларында җирле кирпеч заводларында куллану өчен яраклы балчык чыганаклары бар.

Кече Чирмешән — ТРның табигать истәлеге (1978). Аның бассейнында Биләр тарих, археология һәм табигать музей-саклаулыгы, шулай ук «Татар Әхмәте торфлы сазлыгы» табигать истәлеге урнашкан.