Тасвирлама: «Татарстан Республикасы Президенты Штандарты (флагы) горизонталь яшел, ак һәм кызыл төсләрдәге (Татарстан Республикасы Дәүләт флагы төсләре) буйлардан торган квадрат рәвешендәге тукымадан гыйбарәт. Ак буй тукыма киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар арасында урнашкан. Шуның белән бергә яшел буй — өстә, кызылы аста була.

Тукыманың үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт гербының төсле сурәте урын алган. Тукыма алтын төсендәге чуклар белән каймаланган. Тукыманың уң һәм тискәре яклары тәңгәл.

Татарстан Президенты Штандарты (флагы) сабына Татарстан Республикасы Президентының фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме, аның әлеге эш урынында тору даталары уеп язылган алтын төсендәге атлама беркетелә. Татарстан Республикасының яңадан сайланган Президенты вазифага керешкәндә атлама Татарстан Республикасының яңадан сайланган Президентының фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме, аның әлеге эш урынында тору даталары уеп язылган тиңдәшенә алмаштырыла.

Татарстан Республикасы Президенты Штандарты (флагы) сабы эчендә алтын төсендәге өч аерчалы лалә сурәтләнгән, көмеш төсендәге сөңге рәвешендәге металл очлык белән төгәлләнә».

2002 елның 11 маенда Татарстан Республикасы Указы белән раслана.