Биографиясе

1946 елның 23 августында Биектау районының Яңа Корманай авылында туа.

Казан сәнгать училищесын тәмамлый (1970) һәм Ишембай халык драма театрына рәссам-декоратор итеп эшкә җибәрелә. Бер үк вакытта Ишембай сәнгать мәктәбендә рәсем дәресләре алып бара. 1975 елдан Стәрлетамак рус драма театрында. 1975–1989 елларда Стәрлетамак балалар сәнгать мәктәбендә укыта.

1989 елдан Казанда яши.

Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе әгъзасы.

Иҗаты

М.И.Кузнецовның иҗаты иреклелек, чынбарлыкны тирән кабул итүе белән кызыксыну тудыра.

Рәссам төп бурычны халыкның рухи йөзен гәүдәләндерүдә күрә. Ярым мифик, ярым чынбарлык образлары тезмәсен берләштерүче "Ак киндерләр" һәм "Минем якташларым" сериясе сюжетлары үзенчәлекле "Кузнецов графикасы" шартлы теле белән язылган, ул татар чигүе, сәйлән белән тегү һәм корамалы мозаиканың сәнгатьле чараларын үзенә алган. "Нүрия", "Гармунчы", "Гөлшат", "Мари кәләше", "Яшьләр", "Мари хатыны" картиналары  – алар Идел буе халыклары сәнгате үрнәкләренең аңлатмасы, ул безнең заманның тарихи үткәнебез белән бәйләнештә булуы сәбәпле никадәр бай һәм күп кырлы булуын аңларга мөмкинлек бирә.

М.И.Кузнецов иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы мөһим урын алып тора. "Җир кешеләре", Сугыш кайтавазы", "Сугыштан соңгы балачак" серияләрендә рәссам көчле ихтыярлы кеше батырлыгына хөрмәт күрсәтә. Халык һәм гомумән ил тарихы белән аерылгысыз бәйләнештә булган гаилә тарихы турында сөйләүче "Гаилә альбомы" циклы уннарча еллар дәвамында тулыландырыла.

Күргәзмәләре

Татарстан шәһәрләре (Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Җәлил, Лениногорск), Россия үзәкләре (Мәскәү, Пермь, Йошкар-Ола, Чабаксар, Ульяновск), чит илләрнең (Минск, Кувейт) Бөтенсоюз, бөтенроссия, зональ һәм республика күргәзмәләрендә катнаша.

Әсәрләре коллекцияләре

Рәссамның әсәрләре Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тупланмасында, Татарстан, Башкортстан, Мари Республикасы, Хакасия, Россия, шулай ук Англия, Германия, АКШ, Израиль, Төркия музейлары һәм картиналар галереяләрендә саклана.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2018).