Биографиясе

1953 елның 2 мартында Казанда туа.

1976 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, очкыч аппаратлар двигательләре факультеты деканы (1995–1999), автомобиль двигательләре һәм сервис кафедрасы мөдире (1996–2005).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре аэрокосмос һәм автомобиль техникасы двигательләрендә һәм энергия җайланмаларында барган процессларның химик кинетикасына карый.

Наумов химик яктан тигезләнешсез процессларны исәпләү һәм энергия-көч җайланмаларының параметрларын оптимальләштерү өчен алымнар, модельләр һәм универсаль программалар эшли (Россия авиация-космос агентлыгы предприятиеләрендә гамәлгә кертелә).

Уйлап табуга авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре                                 

Математическое моделирование высокотемпературных процессов в энергосиловых установках. М., 1989 (автордаш);

Горение и течение в агрегатах энергоустановок: Моделирование, энергетика, экология. М., 1997 (автордаш);

Моделирование и исследование процессов в пограничных слоях при испарении жидкого компонента // Изв. РАН. Энергетика. 2001. № 3 (автордаш).