- РУС
- ТАТ
Ташчы, Социалистик Хезмәт Герое (1958), ТАССРның атказанган төзүчесе (1972)
1912 елның 12 октябре, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Мәмәт авылы – 1996 елның 27 ноябре, Әлмәт шәһәре.
1930–1932 елларда Үзбәкстан ССРның Пахта районында бакчачылык совхозында эшли.
1932–1938 елларда Әлмәт районының «Победа» колхозында, 1938–1940 елларда Бөгелмә районының «Батуринка» колхозында тракторист-машинист.
1946–1951 елларда Казахстан ССРның Җамбул өлкәсе «Чустрой» участогында ташчы.
1951–1972 елларда «Татнефтестрой» комбинатындагы 8 нче төзелеш-монтаж трестының 42 нче төзелеш-монтаж идарәсендә (Әлмәт), ташчылар бригадиры (1953 елдан).
Герой исеме төзелештә югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен бирелә.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы (1969); шәһәрнең төбәк музеенда Р.С.Саттаровның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган стенд, Геройлар аллеясында Р.С.Саттаров бюсты куелган.
Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978 гг.): Док. очерки. Казань, 1980.
Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.
Әлмәт – Альметьевск. Казань, 2003.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.