Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1920 елларда нигез салына.

Оешкан көненнән ТАССРның Бөгелмә кантоны Поповка волостена керә. 1930 елның 10 августыннан Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Покровский Урустамак авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Восток” һәм “Вперед” колхозлары оештырыла, 1951 елда “Восток” колхозына “Трудовик” колхозы кушыла, 1959 елда “Вперед” һәм “Восток” колхозлары Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXI съезд исемендәге колхозга берләшә. 1993 елдан “Колос” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә яшелчәчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

2015 елның июнь аенда авыл тирәсендә ел саен үткәрелә торган удмурт мәдәнияте республика бәйрәме Гырон быдтон үткәрелә.

Халык саны

1926 елда – 86,
1938 елда – 115,
1949 елда – 91,
1958 елда – 84,
1970 елда – 85,
1979 елда – 75,
1989 елда – 83,
2002 елда – 75,
2010 елда – 87,
2015 елда – 97 кеше (удмуртлар, руслар).