Чын исем-фамилиясе — Горелов Иван.

1849 елның 7 (19) гыйнвары, Херсон губерниясе Новомиргород шәһәре  1925 елның 23 июне, Мәскәү.

Рус реалистик театр мәктәбенең зур осталарыннан берсе.

Сәхнә эшчәнлеген Орел театрында А.А.Красовский антрепризасында башлый (18671870), 18711872, 18741875, 18771878 елларда ул Казанда эшли.

П.М.Медведев антрепризасында эшләгәндә, чын актер буларак формалаша, зур осталыкка ирешә, таланты ачыла.

Давыдов трагедиядән опереттага кадәр төрле жанрларда уйный, дивертисментларда катнаша. Гаҗәеп зур һәм күпкырлы сәләткә, нәзакәтле, югары эчке әхлакый сыйфатларга ия булуы белән ул тамашачыларда популярлык казана.

Сәхнәдә А.Н.Островскийның «Урман», «Шаяннар», «Тәрбиядәге кыз», «Ярлылык гаеп түгел», «Кичеккән мәхәббәт», «Ярлы кәләш», «Воевода», «Күктән төшкән бәхет», «Авыр көннәр» пьесалары буенча куелган спектакльләрдә Буланов, Гольцев, Леонид, Митя, Дормидонт, Милашин, Жилка, Елеся, Андрей Брусков рольләрен; Молчалин («Акыллылык бәласе», А.С.Грибоедов), Хлестаков, Жевакин («Ревизор», «Өйләнү», Н.В.Гоголь), Самозванец («Борис Годунов», А.С.Пушкин) һәм башка рольләр башкара.

Казанда бергә эшләгән П.М.Медведев, М.И.Писарев, А.И.Погонин, М.Г.Савина, П.А.Стрепетовалар белән беррәттән, Давыдов иҗаты да тормышны тирән белүгә, үткен күзәтүчәнлеккә, социаль юнәлешкә нигезләнә, сәхнәдә реалистик принциплар урнаштыруга ярдәм итә.

18801924 елларда Санкт-Петербургтагы Александр исемендәге театрда әйдәп баручы актерларның берсе була; Петербург театр училищесендә педагогик эшчәнлек алып бара, шәкертләре арасында: В.Ф.Комиссаржевская, Н.Н.Ходотов, Л.С.Вивьен.

Давыдов җитәкчелегендәге студентлар драма түгәрәгендә В.И.Качалов шөгыльләнә; ул 1897 елда Давыдов тәкъдиме белән Казан театрына эшкә алына.

Хезмәте

Рассказ о прошлом. Л.-М., 1962.

Әдәбият

Крути И. Русский театр в Казани. М., 1958.

Автор Ю.А.Благов