Тарихы

XIX йөзнең икенче чирегендә Әсәй авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Карамалы Елга исеме белән дә мәгълүм.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкы күбесенчә игенчелек, терлекчелек, умартачалык, тегү, балта эшләре, чабата үрү белән шөгыльләнә.

1889 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет, 2 су тегермәне эшли. ХХ йөз башында 2 бакалея кибете, ярма яргыч була. 1910 елда икенче мәчет ачыла (1939 елда ябыла).

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3315 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Сумароков волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Карамалы авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Чишмә» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Һ.Рәфыйков), соңыннан «Карамалы» дип үзгәртелә. 1936 елда РСФСРның «Овцепром» Бөтенроссия фәнни-җитештерү берләшмәсенең «Руно» сарык үрчетү берләшмәсенә кергән Киров исемендәге колхоз составында (берләшмә 1983 елда таркатыла). 1981 елда колхоз «Совет» совхозы итеп үзгәртелә (2006 елда таркала).

Халкы күбесенчә «Таллы Бүләк» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда авылда мәктәп ачыла, 1930 елда – башлангыч, 1934 елда – тулы булмаган урта, 1985 елда – урта (1986 елда яңа бина төзелә), 2012 елда – тулы булмаган урта, 2015 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында «Мирас» төбәк тарихы музее эшли (нигез салучылар – Ф.М.Мусина и З.Р.Шәрипова), 1999 елда мәктәп музее статусы ала. Музей экспозициясе төбәк тарихына, Бөек Ватан сугышына, нумизматикага, ленинианага багышлана.

Авылда башлангыч мәктәп (1976 елда төзелә), китапханә, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты бар.

2009 елда «Гөлҗамал» мәчете төзелә.

Күренекле кешеләре

Р.Г.Таһиров (1937 елда туган) – техник фәннәр кандидаты, Россия оборона министрлыгының Үзәк фәнни-тикшеренү институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.

Халык саны

1795 елда – 150 ир заты;
1841 елда – 222,
1859 елда – 321,
1889 елда – 810,
1897 елда – 1045,
1908 елда – 1084,
1920 елда – 1394,
1926 елда – 1317,
1938 елда – 1127,
1949 елда – 844,
1958 елда – 807,
1970 елда – 743,
1979 елда – 543,
1989 елда – 485,
2002 елда – 528,
2010 елда – 509,
2015 елда – 540 кеше (татарлар).