РФ дә иң зур полиграфия предприятиеләренең берсе.

Төп һәм әйләнеш фондларының бәясе 375,5 млн сум. Эшләүчеләр саны 410 кеше (2021).

Тарихы

КПССның Татарстан өлкә комитетыты нәшрияты буларак төзелә (1969 елдан). 1991 елда Татарстан газета-журналлар нәшрияты итеп үзгәртелә. 2000 елдан Дәүләт унитар предприятиесе, 2005 елдан "Идел-Пресс" полиграфия-нәшрият комплексы" акционерлык җәмгыяте.

1971 елда беренче җитештерү корпуслары, кәгазь склады төзелә, офсет, яссы бастыру һәм битләргә кисү машиналары урнаштырыла. Алга таба рулонлы күп төсле офсет басу машиналары, төс бүлү, төсне төзәтү аппаратлары гамәлгә кертелә. 1972 елда җирле һәм үзәк газеталарның беренче нөсхәләре бастырыла. 1973–1974 елларда хәреф җыю һәм журнал цехлары файдалануга тапшырыла.

1974 елда 14 катлы корпусны төзү төгәлләнә, анда республика газеталары һәм журналлары редакцияләре урнаша (аңа кадәр 5 газета һәм 8 журналны берләштергән Татарстан газета-журналлар нәшрияты Матбугат йортында урнашкан була).

1990–2000 елларда "Идел-Пресс" полиграфия-нәшрият комплексын үстерү буенча озак сроклы программа эшләнә.

1990 еллардан предприятие үзенең эшчәнлеген һәм ассортиментын киңәйтә, гомумроссия базарына чыга торган конкуренциягә сәләтле продукция чыгара торган зур комплекслы нәшриятка әверелә.

Производствосы

Төп производство цехлары: басуга кадәр әзерләү процесслары, газеталар, китап-журнал производстволары; рулонлы кәгазьне битләргә кисү участогы; лабораторияләр; ярдәмче производство: ремонт-механика цехы, цехларга кысылган һава бирү өчен үткәргеч торбалы компрессор җайланмалары, складлар.

Типография басуга кадәр әзерләү процесслары өчен кирәкле полиграфия җиһазлары комплексы (хәреф җыю, биткә салу, текст һәм иллюстрация мәгълүматларын эшкәртү, басма формаларны әзерләү), бастыру (офсет таблицалы бер һәм дүрт төсле таблицалы һәм рулонлы басу машиналары), басма продукцияне бизәкләү (оттискларны лаклау һәм ламинировкалау, фольга белән басып бизәк төшерү, чокып язу, перфорация), төпләү-брошюралау процесслары (фальцовка, тимерчыбык һәм пружина белән беркетү, текмичә җилем белән беркетү, җепләр белән беркетү, каты тышлык әзерләү) белән яңартыла.

Нәшрият ел саен 2,5 меңнән артык заказ башкара. "Идел-Пресс" полиграфия-нәшрият комплексында бөтенроссия һәм республика вакытлы матбугаты басмалары (120 дән артык исемдәге газеталар һәм журналлар), дәреслекләр, фәнни һәм матур әдәбият, иллюстрацияле күптомлы Татар энциклопедиясе, брошюралар, буклетлар һәм башкалар нәшер ителә.

Тулай продукциядә 58% – китапларга, 27% – газеталарга, 7% – журналларга, 8% башка продукциягә туры килә (2006). Заказчылар арасында  "Мәгариф" Татарстан китап нәшрияты, ТР ФА нең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, "Хәтер", "Заман" (Казан), "Высшее образование", "Владос", "Сфера", "Дрофа", "Вече", "Белый город", "Зебра", "Юрайт" (Мәскәү), "Академия" (Ярославль), "Сократ", "Средне-Уральское" (Екатеринбург), "Белая река" (Башкортстан) һәм башка зур нәшриятлар бар.

Кәгазь белән Россиянең целлюлоза-кәгазь комбинатлары, башка материаль-техник чаралар белән чит ил фирмалары тәэмин итә. 2006 елда газеталар – 82,6 млн, китаплар – 7,4 млн, журналлар – 2,5 млн нөсхә күләмендә; башка продукияләр: сынлы сәнгать басмалары – 7,4 млн сумлык, халык куллану товарлары 4,5 млн сумлык (барлыгы 323,9 млн сумлык – 2001 елга караганда 2,4 тапкыр күбрәк) күләмдә чыгарыла.

Бүләкләре

1998–2006 елларда уздырылган халыкара һәм бөтенроссия күргәзмәләрендә һәм конкурсларында предприятие "Алтын Меркурий", "Алтын эталон" призлары, Халыкара инвестицияләр консалтингы үзәге, "Гасыр меценатлары" халыкара хәйрия фонды, Полиграфистларның төбәкара ассоциациясе, Россия Китап берлеге мактау дипломнары (2003, 2005, 2006) белән бүләкләнә.

Күп кенә хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән 10 кешегә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1 кешегә ТРның атказанган халыкка хезмәт күрсәтү хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелә, 2 кеше – Хезмәт Кызыл Байрагы, 3 кеше – "Почёт билгесе", 5 кеше 2 нче, 3 нче дәрәҗә "Хезмәт даны" орденнары, 1 кеше 2 нче дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены медале, 58 кеше медальләр, 21 кеше РСФСР, ТАССР, ТР ЮС лары Президиумнары Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Предприятие җитәкчеләре: М.Ф.Долгов (1963-72), В.А.Гаврилов (1972-93), Д.Т.Хәйруллина (1993-99), И.Г.Әхмәтҗанов (1999 елдан).

Әдәбият

Гафуров В.З., Мифтахов З.З. Развитие полиграфии и печати в Татарии. К., 1977;

Из истории казанской прессы. К., 1977;

Сидорова Т. Мы – профессионалы! 30 лет ГУП "Полиграфическо-издательский комплекс "ИДЕЛ-ПРЕСС". К., 2001;

35 лет в авангарде полиграфии // Новости полиграфии. 2006. № 20.

Автор – М.Җ.Гаитов