Тарихы

XVIII йөз башында нигезләнә. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында земство мәктәбе (1889 елда ачыла, 1920 елда 21 ир бала һәм 7 кыз бала укый), 2 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1168 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Анатыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Анатыш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Степан Разин исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – М.И.Антонов). 1958 елда ул Черняховский исемендәге колхоз белән берләштерелә (үзәк утар Анатыш авылында урнаша). 1993–1998 елларда авылда «Шиланка» авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

Халкы башлыча күрше торак пунктларда, «Казан май комбинаты» ачык акционерлык җәмгыятедә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

2005 елга кадәр – фельдшер-акушерлык пункты, 2006 елга кадәр – башлангыч мәктәп, 2009 елга кадәр клуб эшләп килә. Авылда туган Н.Ф.Калинина хисабына 2016 елда зиратта кәшәнә төзелә.

Авылдагы чишмә төзекләндерелә.

Күренекле кешеләре

А.Т.Сергеев (1916–1979) – Советлар Союзы Герое, Ленин ордены, Кызыл Йолдыз, беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 159 ир-ат;
1859 елда – 417,
1897 елда – 554,
1908 елда – 616,
1920 елда – 616,
1926 елда – 648,
1938 елда – 674,
1949 елда – 356,
1958 елда – 312,
1970 елда – 246,
1989 елда – 109,
2002 елда – 109,
2010 елда – 132,
2019 елда – 86 кеше (руслар – 68,4%, татарлар – 16,4%, әфганнар – 11,7%, әрмәннәр – 3,5%).