Тарихы

Авыл 1680 елдан билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы элек чукындырылган татарлар). Бу чорда аларның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, олаучылык, вак һөнәрчелек кәсепчелеге таралган була: көпчәк, чана, дуга ясыйлар, киндер сугалар, келәм (палас) тукыйлар, чыпта, чабата үрәләр.

Халкы 1773−1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив катнаша.

Авыл Ләке авылының (хәзер Сарман районы) Петр һәм Павел чиркәве приходына карый. XIX йөзнең икенче яртысында авыл территориясендә известьташтан кәшәнә төзелә (архитектура истәлеге, халыкның хаҗ кылу урыны), 1881 елда православие миссионерлык җәмгыяте акчасына Архистратиг Михаил чиркәве төзелә (1935 елда ябыла, 1980 еллар башында сүтелә).

1870 еллар ахырында миссионерлык мәктәбе ачыла (беренче укытучы – Н.Елисеев; 1880 елда 34 ир бала 1әм 10 кыз бала укый).

XX йөз башында шулай ук вак-төякләр,икмәк сату һәм саклау кибетләре, тимерчелек эшли; авыл җәмәгатенең имана җире 1744 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 222 хуҗалыкның 19 ында ат юк, 184 – бер, ике, 9 хуҗалык өчәр һәм күбрәк ат тота; 2343 баш мөгезле эре һәм башка терлек, 152 бал корты оясы теркәлә. 68 хуҗалык авыл хуҗалыгы хезмәтеннән тыш вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән дә шөгылләнә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Дүртмунча авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла, 1958 елдан зурайтылган Сталин исемендәге, 1961 елдан – Киров исемендәге, 1963 елдан – «Игенче» колхозлары (1998 елдан – авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче кооператив; барсы да Дүртмунча авылында), 2004 елдан “Восток” агрофирмасының шул ук исемдәге бүлекчәсе составына керә (кырчылык, сарык асраучылык).

Мәгариф һәм мәдәният

Совет властенең беренче елларында авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда крәстиян яшьләренең җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык (яңа агач бина һәм интернат төзелә), 1975 елда – урта (яңа кирпеч бина төзелә), 2011 елда – тулы булмаган урта (Түбән Биш урта мәктәбе филиалы), 2017 елда башлангыч мәктәпкә үзгәртелә.

Мәктәп укытучысы А.К.Капитонова Ленин ордены белән бүләкләнә (1920−1960 елларда эшли).

2000 елларга кадәр клуб һәм китапханә эшли.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты эшли (мәктәп бинасында). 2013 елда элеккеге чиркәү урынында яңа Архистратиг Михаил гйбадәтханә-кәшәнәсе төзелә.

Күренекле кешеләре

Р.Т.Биктаһиров (1942 елда туган) – юридик фәннәр докторы, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт идарәсе академиясе профессоры (Мәскәү шәһәре);

Т.Г.Дунаева (1938 елда туган) – педагогика фәннәре кандидаты, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТАССР Дәүләт китап палатасы директоры (1968−1971 елларда), Казан мәдәният институты проректоры (1995−1999 елларда).

Халык саны

1859 елда – 462,
1870 елда – 452,
1897 елда – 1075,
1920 елда – 1377,
1926 елда – 1175,
1938 елда – 1038,
1949 елда – 799,
1958 елда – 785,
1970 елда – 722,
1979 елда – 376,
1989 елда – 214,
2002 елда – 156,
2010 елда – 139,
2017 елда – 126 кеше (керәшен татарлар).