Тарихы

1565–1567 елларда Новоцарёво исеме белән мәгълүм; XIX йөз рәсми чыганакларында – 1920 елларда өч аерым авыл (беренче Ново-Царёво, икенче Ново-Царёво, өченче Ново-Царёво), 1930 еллардан беренче Ново-Царёво, икенче Ново-Царёво, өченче Ново-Царёво буларак билгеле, 1960 еллар уртасына беренче Ново-Царёво (2000 еллар уртасыннан – Царёво) гына кала.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, йон тетү, киез итек-киез басу, балта эше тарала.

XX йөз башында земство мәктәбе (1880 елларда ачыла), ярма яргыч, җил һәм 2 тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 777,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кощаково волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Арча кантонында, 1927 елның 14 февраленнән – Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан – Казан авыл, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч районында.

Хәзер – Кощаково авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Смена” колхозы (беренче рәисе – И.П.Архипов) оештырыла. 1950 елда “Красная Званка” (Званка авылы), “Борьба” (Кощаково авылы) колхозлары берләштерелә. 1958 елга кадәр “Бирюлинский” совхозы бүлекчәсе, 1958 елдан – “Кощаковский” җәнлек совхозы.

Мәгариф

1935–1957 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1782 елда – 134 ир заты;
1859 елда – 259,
1897 елда – 301,
1908 елда – 325,
1920 елда – 331,
1926 елда – 400,
1949 елда – 162,
1958 елда – 81,
1970 елда – 36,
1979 елда – 26,
1989 елда – 8,
2002 елда – 2,
2010 елда – 8,
2020 елда – 108 кеше (руслар).