- РУС
- ТАТ
1854 елның 7 ноябре, Казан губерниясы Зөя шәһәре — 1912 елның 29 октябре, Казан.
1881 елда Казан университетын тәмамлагач, шунда ук фәнни-педагогик эштә, 1883–1886, 1888–1912 елларда оператив хирургия һәм топографик анатомия кафедрасында.
1885 елда чит илгә командировкага җибәрелә. 1886 елдан медицина департаментының штаттан тыш медицина чиновнигы, бер үк вакытта 1892–1905 елларда Казандагы Александровлар хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире. 1904 елда Маньчжуриядә Кызыл Хач җәмгыяте санитария отряды белән җитәкчелек итә.
Хезмәтләре кискен анемия чорында газ алмашы, эндемик зоб, топографик анатомия мәсьәләләренә карый.
Кандаратский Шамов хастаханәсен төзүдә (Казан шәһәренең 1 нче клиник хастаханәсе) катнаша.
2 нче дәрәҗә Изге Анна ордены, Кызыл Хач медале белән бүләкләнә.
Газообмен при острой анемии. К., 1910.
Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.