Гомуми мәгълүмат

1720 елдан – Щеглово авылы, 1918 елдан – Щегловск шәһәре, 1932 елдан хәзерге исеме.

Халкы – 553076 кеше (2016 ел), шул исәптән татарлар – 7139 кеше (1959 елда – 8325, 1970 елда – 8564, 1989 елда – 9869, 2002 елда – 8071, 2010 елда – 6731).

Өлкә территориясендә татарлар

Урта Идел һәм Урал буе татарлары Кемерово шәһәренә Столыпин аграр реформасы чорында, 1920–1960 еллардагы Урта Идел буендагы ачлык, күмәкләштерү, репрессияләр, сәнәгать предприятиеләре төзү чорында актив рәвештә күченәләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1918 һәм 1923 елларда шәһәрдә 1 нче баскыч ике татар мәктәбе ачыла. 1975 елда халыкның иганә акчасына йорт сатып алына, ул мәчет өчен үзгәртеп корыла.

1991 елда «Дуслык» татар мәдәнияте үзәге оештырыла (рәисе Р.З.Ибраһимов), аның каршында «Дуслык» вокаль-хореография ансамбле (1991 елдан, җитәкчесе – Р.З.Шәйдуллин), «Чибәр кызлар» балалар хореография төркеме, «Шаян яшьләр» бию коллективы (2008 елдан, җитәкчесе – В.Г.Гарифуллин) һәм «Дуслар» рок-төркеме, «Туган тел» татар якшәмбе мәктәбе (1997 елдан), ветераннар клубы, «Таң» яшьләр оешмасы (2009 елдан, рәисе – Т.Н.Галиев) эшли.

Хәзерге вакытта шәһәрдә шулай ук Кемерово шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе, «Ихлас» милли мәдәни үзәге (2005 елдан, рәисе – Н.З.Галиәхмәтова), «Махәллә» һәм «Нур» мөселман дини оешмалары, «Мөнирә» җамигъ мәчете (2008 елдан, аның каршында якшәмбе мәктәбе эшли, анда татар теле өйрәнелә) эшли.

Алар милли мәдәниятне саклау өлкәсендә эш алып баралар: иҗади конкурсларда, концертларда, фестивальләрдә, традицион бәйрәмнәрдә (Корбан бәйрәме, Сабан туе, Ураза бәйрәме) даими катнашалар, халык биюе һәм вокал дәресләре, яшьләр өчен мәдәният һәм тарих мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр оештыралар, дини агарту эшләре алып баралар. Массакүләм мәгълүмат чараларында татар иҗтимагый оешмалары, танылган татарлар һәм башкалар турында материаллар басыла.

2003–2009 елларда Татарстан Республикасы Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгы ярдәме белән «Татарстан «Сәүдә Йорты» ҖЧҖ эшли.

Күренекле кешеләре

Шәһәрдә техник фәннәр докторы Ш.И.Галиев туып-үскән.

Советлар Союзы Герое Ф.Г.Заһидуллин; шахтер, Ике Ленин ордены кавалеры Г.Хәйбрахманов; астроном, ТР Фәннәр академиясе академигы С.Г.Вәлиев; медицина фәннәре докторлары И.К.Галиев һәм М.З.Миргазизов; техник фәннәр докторы Х.Ә.Исхаковның тормышы һәм эшчәнлеге Кемерово шәһәре белән бәйле.