Эчтәлек

Авылга XVIII йөздә нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук өс-баш киемнәре тегү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда Покров чиркәве, чиркәү-приход мәктәбе, җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 372,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Никифорово волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Ишеево авыл җирлеге составына керә.

1931 елдан – Горький исемендәге колхоз, 1959 елдан – Ильич исемендәге колхоз, 1964 елдан – Энгельс исемендәге колхоз, 1983–1993 елларда – Фрунзе исемендәге колхоз, 2003 елдан – “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 248,
1897 елда – 341,
1908 елда – 420,
1920 елда – 331,
1926 елда – 345,
1938 елда – 296,
1949 елда – 160,
1958 елда – 184,
1970 елда – 147,
1979 елда – 86,
1989 елда – 44,
2002 елда – 24,
2010 елда – 9,
2015 елда – 10 кеше (руслар).