- РУС
- ТАТ
Татарстанның Кайбыч районындагы авыл. Олы Кайбыч авылыннан 10 км көньяктарак, Бәрле елгасының югары агымы буенда урнашкан
XVIII йөздә нигез салына.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 301 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Кошман волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.
Хәзер Ябалак авыл җирлеге составында.
1930 елларда авылда “Яңа тормыш” колхозы оештырыла. 1950 елда “Просвещение” колхозы (Бәрлебашы авылы) белән берләштерелә. 1957 елда – “Дружба” колхозы, 1961 елда Ильич исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1993 елдан – “Бәрле” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2003 елдан – “Ак Барс Кайбыч” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге, чөгендер үстерү белән шөгыльләнә.
1935–2012 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли. Авылда төзекләндерелгән чишмә бар.
1859 елда – 199,
1897 елда – 342,
1908 елда – 409,
1920 елда – 361,
1926 елда – 316,
1938 елда – 365,
1949 елда – 314,
1958 елда – 284,
1970 елда – 232,
1979 елда – 211,
1989 елда – 226,
2002 елда – 209,
2010 елда – 157,
2017 елда – 156 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.