? – 1575 ел. Г.А.Булгаковның абыйсы.

1552 елда мәскәүлеләр Казанга яу белән килгәндә Шаһгали гаскәренең икенче воеводасы була, шәһәрне камауда катнаша.

1571–1574 елларда Казанда беренче (баш) воевода. 1572–1573 елларда Казан төбәгендә җирле халыкның баш күтәрүен бастыруга җитәкчелек итә.

1575 елның көзендә патшага каршы фетнәдә катнашуда гаепләнә һәм җәзалап үтерелә.