Татарстанда иң эре чыганакларның берсе.

Әлмәт һәм Чирмешән районнары территориясендә, Түбән Абдул поселогыннан көнбатыштарак урнашкан. Тектоник яктан Татар гөмбәзенең Көньяк күтәрелешендәге көнбатыш тау битенә карый.

1972 елда ачыла.

Битумнарны пласт эченә хәрәкәтчән яну чыганагы кертеп яисә җылылык чыганагы максатында пар һәм һава катнашмасы кудырып, скважина ысулы белән чыгаралар. Битумнар Пермь һәм югары ташкүмер кисемнәрендә очрый, ләкин аларның төп ятмасы Уфа һәм Казан яруслары чигендәге утырмаларның комлы катламнарына туры килә.

Битумнарның шактый зур ятмалары Сакмар ярусының бушлыклы һәм ярыклы известьташларында һәм доломитларында, аз күләмле ятмалары түбән Казан асъярусының Байтуган горизонтын каплаган токымнарда («уртача спириферлы известьташ»), шулай ук Ассель ярусының һәм югары ташкүмер бүлегенең карбонатлы токымнарында очрый. Төп файдалы горизонтның тирәнлеге 48-110 м; калынлыгы 35-41 м.

Әшәлче чыганагы битумнары мальталар һәм югары үзлелекле нефтьләр классына керә, составында сирәк очрый торган элементлар (V, Ni һәм башкалар) бар; токым массасында коллекторның битумга туенганлыгы 4-12%.

Битумлы нефтьтә майлар – 58-70,3%, сумалалар – 20-30%, асфальтеннар – 5-8% чамасы. Чыганак тәҗрибә-сәнәгый эшләнеше хәлендә.