Административ-территориаль буйсынуы

1919 елда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Шөгер волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Иске Шөгер авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Партизан” колхозы оештырыла (беренче рәисләре – Г.Зарипов. З.Сәмигуллин), 1950 елда “Үзәк”, (Иске Шөгер авылы), “Партизан”, “Уңыш” һәм “Сортовод” колхозлары “Уңыш” колхозына (рәисе – З.Әхмәтов) берләштерелә, 1960 елда “Шушма” колхозы итеп үзгәртелә, 1994 елдан – “Шушма” күмәк предприятиесе, 2002 елдан – “Шушма” агрофирмасы.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1943 елда авыл янындагы 1 нче скважинада Татарстан нефтенең беренче тоннасы чыгарыла. Беренче нефть чыганагы ачылган урында монумент ачыла (1981 елда), ул Татарстан картасы фонында вертикаль беркетелгән борау очлыгыннан гыйбарәт (авторы – У.Фәттахов).

Мәдәният

Төзекләндерелгән “Умарталык” чишмәсе бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла – Яңа Шөгер табылдыгы (буралы курган культурасы).

Халык саны

1926 елда – 447,
1938 елда – 441,
1949 елда – 371,
1958 елда – 336,
1970 елда – 346,
1979 елда – 300,
1989 елда – 217,
2002 елда – 269,
2010 елда – 263,
2017 елда – 256 кеше (татарлар).