Биографиясе

1773 ел –1859 елның 15 декабре, Спас өязенең Полянка авылы.

1814 елда медико-хирургия академиясен тәмамлый.

Кронштадт госпиталендә лекарь һәм 1818 елдан штаб-лекарь булып эшли.

Казан университеты профессоры И.М.Симонов белән бергә Ф.Ф.Беллинсгаузен һәм М.П.Лазарев җитәкчелегендәге Көньяк полюс экспедициясендә (1819–1821 еллар) катнаша. Экспедициядән соң Казанга күчә.

1822 елдан Казан табиблек идарәсе операторы.

Профессор И.М.Симонов тәкъдиме белән Пенза губернасы училищелары директоры (1823–1825 еллар), соңрак (1826–1851 еллар) Казандагы Беренче ир балалар гимназиясе директоры булып эшли.

Училищеның яңа штаты проектын төзи, аның тәкъдиме белән беренче тапкыр айлык уку табельләре бирелә, славян теле укытыла башлый һәм Халык мәгарифе министрлыгы тарафыннан Россиянең башка гимназияләрендә дә бу телне укыту гамәлгә кертелә.

Карантин режимын төгәл үтәү һәм Н.А.Галкинның табиблек тәҗрибәсе нәтиҗәсендә 1830 елгы холера эпидемиясе вакытында гимназиядә балалар үлеме очрагы булмый кала. Шуның өчен аңа император Николай I нең хөрмәте белдерелә.

Н.А.Галкин эшләгәндә тәртип бозучыларга башкалар алдында җәза бирү бетерелә, дәрескә йөрмәүчеләр өчен гимназиядән чыгару чарасы кулланыла башлый (1826 елда 25 кеше чыгарыла).

Гимназиягә эшкә Казан университеты профессорларын һәм укытучыларын тарта (А.К.Казимбәк, К.К.Фойгт, М.С.Рыбушкин һ.б.).

Профессор Н.П.Вагнер, доктор А.А.Ильинский, гимназия укытучылары А.Е.Лазарев һәм К.К.Фойгт истәлекләренә караганда, Н.А.Галкин эшлекле һәм булдыклы җитәкче була, укытучылар һәм укучылар арасында ихтирам казана.

Бүләкләре

4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 2 нче дәрәҗә Изге Анна, 4 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Владимиров В. Историческая записка о 1-ой Казанской гимназии: в 3 т. Казань, 1867–1868;

Казанское дворянство 1875–1917 г.г.: Генеалогич. словарь. Казань, 2001.

Автор – И.А.Новицкая.