Тарихы

1731 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык кәсепчелеге тарала.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда 2 су тегермәне була.

ХХ йөз башында земство мәктәбе эшли (1912 елда 62 кеше укый). Авыл җәмәгатенең имана җире 1290,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Мәлкән волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

Хәзер Воровский исемендәге авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл партизан” колхозы оештырыла, 1957 елдан Воровский исемендәге совхоз составында.

Мәдәният

Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла: Сарсазтау авыллыгы (Пьянобор культурасы).

Күренекле кешеләре

Х.Х.Кәримов (1953 елда туган) – “Хуҗамәт ремонт-механика заводы” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры (1998 елдан).

Халык саны

1859 елда – 517,
1870 елда – 534,
1884 елда – 1118,
1897 елда – 826,
1906 елда – 864,
1913 елда – 1110,
1920 елда – 1155,
1926 елда – 1048,
1938 елда – 688,
1949 елда – 447,
1959 елда – 427,
1970 елда – 311,
1979 елда – 125,
1989 елда – 20,
2002 елда – 18,
2010 елда – 7,
2017 елда – 7 кеше (руслар).