1. Академияне гамәлгә куючы – Татарстан Республикасы. Татарстан Фәннәр академиясе ТР Президентының 1991 ел 30 сентябрендәге Указы нигезендә республикада фундаменталь фәннәрнең югары үсешен тәэмин итү өчен оештырыла. Әлбәттә, буш урында түгел: Казанда 1945 елдан ук СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы эшли.

2. Татарстан Фәннәр академиясе составында 6 институт һәм 2 үзәк эшли:

Бүгенге көндә Татарстан Фәннәр академиясе структурасындагы институтларда гына татарларның тарихы, теле һәм мәдәнияты максатчан өйрәнелә. Шулай итеп, академия – татар халкын фәнни өйрәнү эшләрен дөньяда төп оештыручы.

3. ТР Фәннәр академиясенең ТР ФА Алтын һәм Көмеш медальләре, 10 исемле премиясе бар:

  • Ш. Мәрҗани исемендәге премия (гуманитар фәннәр),
  • Г. Ибраһимов исемендәге премия (татар тел белеме һәм татар әдәбияты белеме),
  • В.А. Попов исемендәге премия (табигатьтән рациональ файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау),
  • Г. Х. Камай исемендәге премия (химия),
  • Х.М. Мөштәри исемендәге премия (математика, механика һәм техник фәннәр),
  • А.Г. Терегулов исемендәге премия (медицина һәм сәламәтлек саклау),
  • А.Д. Адо исемендәге премия (аллергология, иммунология һәм гомуми патология);
  • В.А. Энгельгардт исемендәге премия (биология),
  • К.Г. Боль исемендәге премия (ветеринария),
  • В.П. Мосолов исемендәге премия (авыл хуҗалыгы).

4. Фәннәр академиясендә «Фән» нәшрияты эшли, рус телендә – «Научный Татарстан», татар телендә «Фәнни Татарстан» журналлары чыга.

5. Һәр эш артында кешеләр – Татарстан Фәннәр академиясенең төп байлыгы тора. Академия, аның институтлары хезмәткәрләре көн саен үҗәтләнеп, бернигә карамастан Татарстан һәм татар халкы файдасына эшлиләр.

Чын күңелдән котлыйбыз!