Тарихы Халык Комиссарлары Советының 1918 ел 10 апрель Декреты нигезендә 1918 елның 22 апрелендә оештырылган Халык хуҗалыгы советының Казан губерна кооперация бүлегеннән башлана. 1919 елның июлендә исеме Казан губерна Халык хуҗалыгы советының кооперация-кустарьчылык бүлеге дип алыштырыла. Бүлек Казан губерна Халык хуҗалыгы советының 1920 ел 23 июнь карары белән — Кустарь һәм вак сәнәгать һәм кәсәбәчелек кооперациясе эшләре идарәсе («Таткустарпром»), ТАССР Халык хуҗалыгы советы Президиумының 1922 ел 6 апрель карары белән — ТАССР Халык хуҗалыгы советының кустарь эшләнмәләр Татарстан сәүдә-хәзерләүләр конторасы («Таткустторг»), ТАССР Халык хуҗалыгы совет Президиумының 1922 ел 8 август карары белән — Татарстан республика сәүдә предприятиесенең кустарь һәм вак сәнәгать бүлеге, ТАССР Үзәк башкарма комитеты Президиумының 1934 ел 29 август карары белән — ТАССР Җирле сәнәгать халык комиссариаты, ТАССР Югары Советы Президиумының 1946 ел 28 март Указы белән — ТАССР Җирле сәнәгать министрлыгы, ТАССР Югары Советы Президиумының 1953 ел 26 май карары һәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1953 ел 30 май Указы белән — ТАССР Җирле һәм ягулык сәнәгате министрлыгы, ТАССР Югары Советы Президиумының 1954 ел 7 август карары һәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1954 ел 16 август Указы белән — кабат ТАССР Җирле сәнәгать министрлыгы, ТАССР Югары Советы Президиумының 1963 ел 25 июнь Указы белән — ТАССР Азык-төлек товарлары сәнәгате министрлыгының Сәнәгать товарлары һәм сәнәгать промыселлары идарәсе, ТАССР Югары Советы Президиумының 1965 ел 16 февраль карары һәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1965 ел 14 февраль Указы белән — ТАССР МСның Җирле һәм ягулык сәнәгате идарәсе, ТАССР Югары Советы Президиумының 1966 ел 8 гыйнвар карары һәм РСФСР Югары Советының 1966 ел 12 гыйнвар карары һәм РСФСР ЮСның 1966 ел 12 гыйнвар Указы белән — ТАССР Җирле сәнәгать министрлыгы итеп үзгәртелә.

Җирле сәнәгатьнең җиңел һәм азык-төлек сәнәгате (1937 елга кадәр), металл һәм агач эшкәртү, аяк киемнәре, мехлар, ат дирбияләре, тегүчелек эшләнмәләре, йорт җиһазлары, катыргы, мамык, баулар эшләп чыгару тармаклары һәм халык нәфис кәсепчелеге эшләнмәләре җитештерү белән җитәкчелек итүне гамәлгә ашыра; республикага буйсынулы, турыдан-туры үзенә караган предприятиеләр, хуҗалык оешмалары һәм учреждениеләр белән идарә итә; сәнәгый кооперациягә гомуми күзәтчелек һәм булышлык итү белән шөгыльләнә.

Министрлык составына башта – эшләр башкару, азык-төлек җитештерү сәнәгате идарәләре, административ-хуҗалык, гомуми-планлаштыру бүлекләре, исәп-хисап, статистика, металл эшкәртү, төзелеш материаллары, район сәнәгате секторлары, бухгалтерия; 1930 еллар ахырыннан планлаштыру-икътисад, техник, җитештерү, финанс, административ-хуҗалык, кадрлар бүлекләре, проектлау-конструкторлык бюросы, бухгалтерия керә. Аның карамагында 1930 елларда — 28, 1980 елларда 34 предприятие, хуҗалык исәбендәге «Татарместпром» участогы, шулай ук матди ресурсларны комплектацияләү һәм нәтиҗәле файдалану конторасы, Казан уку-укыту комбинаты була.

ТАССР Үзәк башкарма комитетына (1938 елга кадәр), ТАССР Министрлар Советына (1946 елга кадәр — Халык Комиссарлары Советына) һәм РСФСРның шундый ук министрлыгына (1946 га кадәр — Халык комиссариатына) буйсына. ТАССР Югары Советы Президиумының 1989 ел 27 июнь Указы белән бетерелә, вазифалары Татарстан җирле сәнәгатенең территориаль «Татарместпром» ҖБгә тапшырыла.

Халык комиссарлары һәм министрлар: А.Г.Ганиев (1934–1937 елның марты), Г.П.Тикк (1937 елның марты–сентябре), Н.П.Воржецов (1937 елның сентябре – 1938), П.Д.Филимонов (1938–1941), М.Я.Шкребель (1941–1944), Ф.В.Шаһимәрданов (1944–1946), А.А.Медведев (1946–1948), М.Ш.Сираев (1948–1959), У.З.Закиров (1959–1960), Б.З.Мөлеков (1960–1962), В.К.Успенский (1962 – 1963 елның гыйнвары), В.И.Матвеев (1963 елның гыйнвар–октябре), Н.Х.Козлов (1966–1985), Ю.И.Демидов (1985–1989).

Автор – Е.Б.Долгов