Исламда «Кяфир» төшенчәсе нейтраль мәгънәгә ия: мөселман булмаган бөтен халык кяфир санала, чөнки алар Коръәнне һәм Мөхәммәдне соңгы пәйгамбәр буларак танымыйлар. Илаһият галимнәренең бер өлеше яһүдләрне һәм христианнарны, шулай ук көферлеккә төшкән мөселманнарны (вакытлыча һәм мәҗбүри рәвештә булганда) кяфир дип санамый. Күп аллаларга табыну, намаздан баш тарту, сихер, зина кылу, мордар китү, эчкечелек, комарлы уеннар уйнау һ.б. көферлеккә керә.