Авыл 1647–1652 еллардан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек. XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә (1881–1920), 2 җил тегермәне, 2 кибет эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 832 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Ивановка волостенда. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Сатмыш авыл җирлеге үзәге.

1931–1938 елдан – Блюхер исемендәге авыл хуҗалыгы артеле, 1941 елдан – Пугачёв исемендәге колхоз, 1949 елдан – “Мәгариф” колхозы, 1958 елдан – Тукай исемендәге колхоз, 1996 елдан – “Нур” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан – “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1920 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – урта, 1943 елда – җидееллык, 1963 елда – сигезьеллык, 1990 елда – урта, соңрак тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Балалар бакчасы, клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, “Исмәгыйль” мәчете (1994 елдан) бар. 1966 елда авылда Г.Тукай бюсты куела (скульпторы – М.Әкрамов).

Күренекле кешеләре

Х.Ф.Бәдретдинов (1959 елда туган) – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 60 ир заты;
1859 елда – 554,
1897 елда – 1074,
1908 елда – 1138,
1920 елда – 969,
1926 елда – 803,
1938 елда – 751,
1949 елда – 702,
1958 елда – 652,
1970 елда – 544,
1979 елда – 476,
1989 елда – 399,
2002 елда – 352,
2010 елда – 321,
2015 елда – 315 кеше (татарлар).