Биографиясе

1903 елның 18 августы, Тәтеш өязе Коллар авылы, хәзерге Апас районы Кызыл Тау авылы – 1985 елның 24 мае, Казан.

Шәрекъ педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1931 ел), шунда ук эшли.

1943-1944 елларда Татарстан дәүләт нәшрияты управляющие, 1944 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында (1944-1953, 1959-1961 елларда директор).

Г.Тукай, К.Насыйри, Ш.Камал иҗатларына багышланган беренче мәкаләләре 1930 елларда басыла.

1950-1960 еллардагы хезмәтләрендә З.Һади, З.Бигиев, М.Акъегетзадә, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Ш.Мөхәммәдев иҗатларын анализлый. ХХ йөз башы татар публицистикасын өйрәнә.

М.Х.Гайнуллин – беренче татар хатын-кыз язучыларының (Г.Сәмитова, Маһруй Мозаффария, З.Сәгыйдә, Гыйффәт Туташ, М.Акчурина) әсәрләрен туплаган «Өмет йолдызлары» (1988 ел) исемле җыентыкны төзүче һәм кереш сүз авторы.

Төп хезмәтләре XIX йөз – XX йөз башы татар әдәбияты тарихына, иҗтимагый фикер һәм матбугат тарихына карый. Урта мәктәпләр, югары уку йортлары өчен дәреслекләр һәм хрестоматияләр авторы.

Хезмәтәре

Татар әдәбияты. XX йөз.: 2 кис. Казан, 1947;

Татар әдипләре. Казан, 1978;

Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. Казан, 1985 (автордаш);

Татарская литература и публицистика начала XX века. Казань, 1966; Татарская литература XIX века. Казань, 1975.

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиогр. белешмә. Казан, 1986;

Мөхәммәт Гайнуллин (1903-1985) // Казан утлары. 1993. № 8;

Мөхәммәт Гайнуллин – олуг галим һәм язучы. Казан, 2003.