Эчтәлек

Анекдотның милли варианты.

Мәзәкләр социаль һәм тормыш-көнкүреш төрләренә бүленә. Социаль мәзәкләрдә гади халыкның ханнар, вәзир, бәк, казый, мулла, сәүдәгәрләр белән каршылыклары һәм низаглары тасвирлана, явыз, мәрхәмәтсез, гаделсез, әхлаксыз хөкемдарлар, мәхкәмә, сәүдә, укыту өлкәсендәге кимчелекләр көлеп тәнкыйтьләнә, ә тормыш-көнкүреш мәзәкләрендә аерым кешеләрнең кимчелекләре: ялкаулык, наданлык, саранлык, шапшаклык, ялганчылык, холыксызлык көлкегә калдырыла. Мәзәкләрдәге көлү җиңелчә, кайвакыт, бигрәк тә хөкемдарларның кимчелекләреннән көлгәндә, ачы да булырга мөмкин.

Мәзәкләрнең уртак персонажлары булган тулы цикллары бар — такылдык Әкмәли, надан Мокый белән Мәнди, ялкау Әшти белән Мәшти һ.б. Кайбер мәзәкләрнең реаль прототиплары да була (мәсәлән, мәгърифәтче, тәрҗемәче һәм нашир Р.Әмирханов — мәзәкләр циклы герое Р.Тылмачның прототибы).

Мәзәкләрдә комик ситуация тудыру өчен тел чаралары (полисемия, омонимия һ.б.), стилистик фигуралар (гипербола, каламбур һ.б.) кулланыла.

Мәзәкләрнең барлыкка килү вакыты билгесез, аерым үрнәкләр борынгы Шәрекъ әдәбияты әсәрләрендә, XIV йөзнең кулъязма җыентыкларында очрый. Әлеге традиция борынгы төрки әдәбиятка тәрҗемә һәм калькалар аша үтеп керә. Мәзәкләрнең беренче басма җыентыгы — төрек теленнән тәрҗемә ителгән «Ләтаиф Хуҗа Насретдин әфәнде» (1845). XIX йөз ахырында — XX йөз башында мәзәкләрнең берничә җыентыгы басыла; шулай ук  мәзәкләр матбугатта да дөнья күрә. 1960–1980 елларда мәзәкләрнең Г.Бәширов тарафыннан әзерләнгән 2 җыентыгы чыга. «Татар халык иҗаты» фәнни басмасында бу жанрга «Мәзәкләр» исемле аерым том (1979) багышланган.

Әдәбият  

Бәширов Г. Туксан тугыз мәзәк. К., 1960;

шул ук. Мең дә бер мәзәк. К., 1963; Махмутов Х.Ш. Комичность в татарских мэзэках // Типология татарского фольклора. К., 1999.

Автор — Х.Ш.Мәхмүтов