Эчтәлек

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. 1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, тимерчелек, балта эше, тегүчелек, штукатур-маляр кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында Никола чиркәве (1858 елда төзелә), земство мәктәбе (1874 елда ачыла), су тегермәне, тимерче алачыгы, бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 688 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Арча волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Кәче авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Берек” колхозы оештырыла, 1951 елда “Сталинский путь” колхозы итеп үзгәртелә, 1959 елда берләштерелгән “Авангард” колхозы (үзәк – Кәче авылында) составына керә, 1991 елда авыл мөстәкыйль “Якты көн” колхозына аерылып чыга. 1995 елдан авыл хуҗалыгы күмәк предприятиесе, 2015 елдан “Татарстан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2016 елдан “Возрождение” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

2012 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Авылда клуб бар.

Халык саны

1782 елда – 28 ир заты;
1859 елда – 130,
1897 елда – 452,
1908 елда – 574,
1920 елда – 582,
1926 елда – 642,
1938 елда – 549,
1958 елда – 265,
1970 елда – 149,
1979 елда –276,
1989 елда – 213,
2002 елда – 162,
2010 елда – 191,
2015 елда – 229 кеше (татарлар – 86%, руслар – 11%).