Биографиясе

1938 елның 26 гыйнвары, Ленинград, хәзер Санкт-Петербург — 2004 елның 3 ноябре, шунда ук.

1961 елда Ленинград политехник институтын тәмамлаганнан соң, Файдалы казылмаларны механик эшкәртү фәнни-тикшеренү һәм проектлаштыру институтында («Механобр», Ленинград) эшли. 1976 елдан Санкт-Петербург тау эшләре институтында, теоретик механика кафедрасы мөдире (1976–1998).

Хезмәтләре гомуми механикага, нәсызыкча тирбәнешләр теориясенә, динамик системаларны синхронлаштыруга карый. Нагаев үзара зәгыйфь тәэсир итешә торган динамик объектлар синхронлашуын тикшерүнең гомуми методикасын тәкъдим итә. Чиксез бәрүле процессларны анализлау һәм төрле типтагы фрикцион автотирбәнешләрне тикшерү теориясен эшли.

РФ Хөкүмәте бүләге лауреаты (1998).

Уйлап табуга 20 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Хезмәтләре       

Периодические режимы вибрационного перемещения. М., 1978;

Самосинхронизация инерционных вибровозбудителей. Л., 1990;

Квазиконсервативные синхронизирующиеся системы. СПб., 1996;

Mehanical processes with repeated atte­nuated impacts. World scientific. Singapure, 1999.