- РУС
- ТАТ
Татарстанның Сарман районындагы авыл, Минзәлә елгасының сул кушылдыгы буенда, Сарман авылыннан 19 км көньяктарак урнашкан
XVII йөздә нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 845,7 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена керә.
1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.
Хәзер – Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә.
1930 елда «Киң тормыш» колхозы оештырыла. 1951 аңа «Кызыл Бакча» колхозы (Кызыл Бакча авылы, хәзер – шәһәр тибындагы Җәлил поселогында) кушыла, 1958 елда хуҗалык берләштерелгән «Корыч кул» колхозына (үзәк утары – Иске Минзәләбаш авылы) керә.
1994–2002 елларда авылда – «Корыч кул» күмәк предприятиесе, 2003 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Җәлил» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. Шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары бар.
Халкы башлыча кырчылык һәм сарыклар асрау белән шөгыльләнә.
2010 елга кадәр башлангыч мәктәп эшләп килә.
Авылда мәдәният йорты (1985 елда яңа бина төзелә), китапханә (1955 елдан, 1976 елдан – мәктәп бинасында, 1985 елдан – мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (мәдәният йорты бинасында), «Иман нуры» мәчете (2013 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында «Рәйхан» театр, «Сәйлән» фольклор (2001 елдан, нигезләүчесе – Л.М.Бәхтегәрәева), «Ләйсән» хореография коллективлары эшли.
1870 елда – 385,
1897 елда – 636,
1912 елда – 739,
1920 елда – 737,
1926 елда – 620,
1938 елда – 607,
1949 елда – 410,
1958 елда – 401,
1970 елда – 475,
1979 елда – 377,
1989 елда – 231,
2002 елда – 239,
2010 елда – 184,
2021 елда – 216 кеше (татарлар – 91%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.