Биографиясе

1928 елның 22 сентябрендә Казанда туган.

1951 елда Казан университетын һәм 1953 елда Ленинградтагы А.Н. Крылов исемендәге Хәрби-диңгез академиясен тәмамлый.

1957 елдан СССР Хәрби-диңгез Флотының 14 нче институтында (бүленеп, 1965–1969 елларда СССР Фәннәр Академиясе Себер бүлегенең Электрометрия институтында, Новосибирск шәһәре), 1969–1986 елларда лаборатория башлыгы, бүлек башлыгы урынбасары (Санкт-Петербург).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре үткәргеч мохиттәге электромагнит кырларына, махсус билгеләнгән радиоэлектроника һәм аппаратурага карый.

50 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 28 уйлап табу авторы.

Хезмәтләре

Электромагнитные поля, создаваемые неравномерно движущимся источником // Радиотехника и электроника. 1991. Т. 36.

Автор – Р.Г.Усманов