Байдаркада ишү

Байдаркада ишү – К-1, К-2, К-4 класслы (ишкәкчеләр саны буенча) ишкәкләре беркетелмәгән көймәләрдә агымсыз һәм каршылыклы (слаломлы) суларда узышу. Спортчы тәбәнәк утыргычта хәрәкәт юнәлешенә карап утыра һәм ике калаклы ишкәк белән ике яклап алмаш-тилмәш ишә.

Казанда байдаркалар («тузиклар») 1927 елда күренә башлый, ә 1928 елда Казанлы Н.Н.Минеев 1 нче Бөтенсоюз спартакиадасында көмеш медаль яулый.

Татарстанда байдаркада ишү һәм каноэда ишү буенча даими ярышлар 1934 елдан ирләр арасында – 500, 1000, 10000 метрлы, хатын-кызлар арасында 500, 1000 метрлы дистанцияләрдә уздырыла.

1945 елдан яшүсмерләр арасында Казанның шәхси-команда беренчелекләре үткәрелә.

1940 елларның 2 нче яртысында ишкәкчеләр базалары ачыла: Кабан күлендә – «Спартак», «Динамо», «Пищевик», «Буревестник» ирекле спорт җәмгыятьләре, аларда шулай ук «Медик», «Наука» ирекле спорт җәмгыятьләре; Казансу елгасында «Рубин», «Труд», «Урожай», «Водник» ирекле спорт җәмгыятьләре эшли.

Татарстанның җыелма командасы Идел буе (1934–1936 еллар), милли республикалар (1938–1940 еллар), РСФСР халыклары (1956, 1959 еллар) спартакиадаларында; РСФСР беренчелекләрендә (1949–1950, 1954, 1957, 1960, 1965 еллар), РФ (2001 ел) җиңеп чыга һәм призлар ала.

Татарстанның иң яхшы спортчылары – Профсоюзлар ирекле спорт җәмгыятенең Россия һәм Үзәк советлары, РСФСР, СССР, РФ, Европа, дөнья, Олимпия уеннары беренчелекләрендә чемпионнар һәм призёрлар – Н.С.Тетёркин, И.Л.Феоктистов, В.М.Шадрин, М.Т.Шубина, М.Г.Миролюбов («Спартак», 1953 ел), Г.С.Балакирев («Наука», 1961 ел), Ю.П.Корнилов («Динамо», 1967 ел), Ф.Г.Сәлахов («Динамо», 1967, 1969, 1972 еллар), А.П.Лукоянов, А.А.Захаров («Динамо», 1972 ел), Т.Әхмәдиев (2001 ел).

Иң яхшы тренерлар – Ю.П.Варенников, И.В.Герасимов, Г.Н.Ларионов, В.И.Маркелов, С.М.Панфилов, Ф.Г.Тетёркина, Н.С.Тетёркин, В.М.Шадрин.

Каноэда ишү

Каноэда ишү – С-1, С-2, С-4 класслы ишкәкләре беркетелмәгән көймәләрдә тигез суларда узышу (ирләр). Спортчылар бер яктан (С-2 дә – бер яисә ике яклап) бер калаклы ишкәкләр белән тезләнгән килеш ишәләр.

Татарстанда каноэда ишү спорт төре буларак 1952 елдан байдаркада ишү белән шөгыльләнүче ирекле спорт җәмгыятьләрендә үк үсеш ала.

Татарстан Республикасының иң яхшы спортчылары (чемпионнар һәм призёрлар): Р.Сәмигуллин (РСФСР – 1956 ел, СССР – 1955 ел), Л.Ярославцев (РСФСР – 1957 ел), Е.В.Блинов (РСФСР – 1960 ел), М.К.Герасимов (РСФСР – 1960, 1965–1966 еллар, СССР – 1960, 1965 еллар, «Снаговская регата» – 1969 ел), Г.И.Бухарин (СССР – 1954–1960 еллар, Олимпия уеннары – 1956 ел), Г.Морев, В.Самсонов (СССР – 1968, 1970–1971, 1973, 1975 еллар), А.Лемасов (РФ – 2000 ел).

Иң яхшы тренерлар: А.Бокарев («Спартак»), М.К.Герасимов, А.Косарев («Динамо»).

Әдәбият

Миролюбов М.Г. Гребля в Татарстане. Казан, 1999.